Кашеварова Светлана Николаевна

Шагыйрь

Кашеварова Светлана Николай кызы (әдәби исеме СВЕТЛАНА ЛЕТЯГА) 1970 елның 8 сентябрендә Пенза өлкәсендә туа. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Яр Чаллы шәһәрендә яши. 

«Непризнанный гений» (Яр Чаллы) шигъри бәйгесе җиңүчесе, «Славянская лира-2015» II Халыкара әдәби форумы бәйгесе финалисты. 

Шигырьләре «Аргамак. Татарстан» журналында,  «Академия поэзии» (Мәскәү) альманахында, «День литературы» (Мәскәү) газетасында, «Идель» (Казан) журналында,  «Надежда-Вера-Любовь» «С надеждой в голосе» (Казан) сериясендәге шигъри җыентыкларда басылып чыкты.

«Стихотерапия» (2015) китабы авторы. 

Россия Язучылар берлеге әгъзасы